Results count: Загрузка , search took 0.001 sec.

Search results

  1. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешуга – 20 ел. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  2. Кешеләрне һәм дәүләт милкен бәла-казадан коткару белән шөгыльләнә торган әлеге хезмәт елъязмасы 3 гасырлап элек языла башлавын исәпкә алып, аның тамырлары шактый тирәндә дияргә нигез бар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  3. Юбилей һәм Коткаручы көне уңаеннан, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бүген әлеге министрлык подразделениеләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарны хөрмәтләү тантанасы булды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  4. Анда патша заманнары күренешеннән бүгенге XXI гасырга “сикереш” ясап, гадәттән тыш һәм техноген характерлы хәлләрдә, җир тетрәүләр, янгыннар, су басулар, төрле һәлакәтләр, гомумән, хәтәр вазгыятьләрдә иң беренчеләрдән булып килеп квалификацияле ярдәм күрсәтә алган, утка-суга кергән батыр йөрәклеләр хезмәте җәмгыять һәм дәүләт өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен сәхнәләштерелгән тамаша ярдәмендә гәүдәләндерелде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  5. Республикада үз геройлары, уңышлары, проблемалары һәм кимчелекләре белән яшәгән һәм хәтәр хәл чыкканда бер йодрык булып ярдәмгә ашыккан фидакарь кешеләрне туплаган тр Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – рф Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр, табигать бәла-казаларын бетерү министрлыгының тр буенча Баш идарәсе Россия Федерациясе субъектлары арасында 2010 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип табылган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  6. Шул хакта игълан итеп, тр Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры генерал-майор Рәфис хәбибуллин, Мәскәүдә тапшырылган вымпелны кабул итеп алганда, бу Баш идарә казанышы түгел, ә бөтен татарстанлылар казанышы, бер-берсен алыштырып, тәүлек әйләнәсе иминлек сагында сафта торганнар хезмәте, Татарстан президенты, республика Хөкүмәте һәм Дәүләт советы казанышы, дип әйттем һәм бу, чыннан да, шулай, диде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  7. Бәла-казалардан коткаручыларны, янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, саулык-сәламәтлек һәм гаиләләренә иминлек теләп, тр Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, быел җәен республиканың тирә-ягындагы регионнарда урманнар, авыллар дөрләп янды, безнең Татарстанда нефть һәм газ үткәргеч торбалар күпләп сузылганын, шартлау куркынычы булган предприятиеләр эшләп торганын белгән хәлдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең республиканы һәм аның халкын зур бәладән коткарып калуын күз алдына китерүе әллә ни кыен түгел, дип басым ясап әйтте һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  8. Министрлыкның ике дистә ел эчендә ни дәрәҗәгә җитеп үсеш алуын яхшы беләбез, соңгы елларда техник кораллану ягыннан 8 тапкырга куәте артты, дип искәртте тр парламенты җитәкчесе һәм: “Коткарылган гомерләр, йортлар, завод һәм фабрикалар өчен сезгә олы рәхмәт, җәйнең һәм кышның иң-иң челләләрендә дә ярдәмгә килүегез өчен рәхмәт”, - диде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  9. Бәйрәм тантанасында видеоязма ярдәмендә Россия гадәттән тыш хәлләр министры Сергей шойгу, татар эстардасы йолдызларыннан Салават фәтхетдинов һәм хәния фәрхи котлады, Россия эстрадасы “патшабикәсе” ирина аллегрова исә үзе килеп җырлары белән тәбрикләде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  10. Ул чорларның ташы суынса да, әрнү-үкенечләре һаман шул килеш. Марат КӘБИРОВ . БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!